Күренекле җәмәгать эшлеклесе, шагыйрә, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды укыту-тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Тимергалиева (Сәлахетдинова) фонд тормышка ашыра торган проектларда катнашырга чакыра.
Изге Рамазан аенда“Ярдәм” мәчете ишегалдындагы чатырларда елдагыча 1200 кешегә мул өстәлләр әзерләнә. Ифтарларда бөтен Казан халкы, “Ярдәм” хәйрия фонды химаясендәге күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр, коляскада утырып йөрүчеләр дә катнаша.
“Ярдәм”дәге ифтарларны оештыруда һәркем катнаша ала. Сөекле Пәйгамбәребез: “Ураза тотучы кешене ашатырга булышкан кешегә үзе ураза тоткан кебек әҗер языла”, - дигән. Бу хәдис изге Рамазан аенда тырышлык күрсәтергә, ярдәмләшергә һәм игелек эшләүне арттырырга этәрә.
Әлеге игелекле эшкә сез дә кушылыгыз, дуслар. Сөекле Пәйгамбәребез: “Һәр игелекле эш сәдака”, - дигән бит. Рамазанны бергә каршы алыйк!
Ифтар оештыру мәсьәләләре буенча Марат Ренат улына
+7 905 317-44-31 телефоны белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.