Арча якташлыгы 6 нчы апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Арчалылар кыздыра" дип исемләнгән зур концерт–тамаша оештырды.
Концертта Рөстәм Закиров, Гөлзада Сафиуллина, Нурзадә, Илназ Бах, Гүзәл Идрисова, Илназ Гарипов, Вәис Бәйрәмов, Фердинанд Фәтхи, Лилия Хәмитова, Лилия Муллагалиева, Арча үзешчәннәре һәм башкалар чыгыш ясады.