Тинчурин театры туган көненә “Кунак бүлмәсе” ача
Кәрим Тинчурин театры яңа проект башлый. 6 ноябрь – театрның туган көненә тамашачылар өчен зиннәтле “Кунак бүлмәсе” ачыла. Проектның төп максаты – театрга балалы гаиләләрне һәм яшьләрне җәлеп итеп, аудиторияне арттыру.
“Кунак бүлмәсе”ндә тамашачылар бушлай аерым өстәл-диваннарга утырып, берничә төрле бөртекле чын кофе яки чәй эчә, тәм-томнардан авыз итә, иркенләп сөйләшә, истәлеккә фотога төшә, вайфай белән файдалана, телефонны зарядкага куя һәм тыныч атмосферада якыннарына шалтырата ала.
«Кунак бүлмәсе”ндә эшлекле очрашу, презентация, туган көннәр һәм башка төрле бәйрәмнәр үткәрергә мөмкин. Кунаклар соравы буенча Тинчурин театры артистлары белән очрашулар да узачак. Алдан ук төрле кайнар ризыкларга заявка да биреп була.
“Кунак бүлмәсе”ндә ял итү өчен алтынчы рәттәге, бишенчедән ундүртенчегә кадәрге урыннардан “Барысы да кертелгән” опцияле билет алырга гына кирәк. Мондый төр билетлар 11 ноябрь спектакленә сатыла башлый. Тел. 236 66 96.
Рәхим итегез!